Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Ә сез дөрес итеп су эчә беләсезме?

Мөмкинлек булганча суны утырган хәлдә эчү хәерле, әгәр инде мондый мөмкинлек булмаса, баскан хәлдә дә ярый

Күпләр, су эчүнең нинди әдәбе бар инде, эчәсең килсә, суны күтәрәсең дә эчәсең, юк белән баш катырмыйк әле, диләр. Әмма, алар нык ялгышалар. Чөнки су эчүнең дә әдәбе, җае бар. Бу очракта без Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең сөннәтенә, сәхәбәләрдән тапшырылган хәдисләргә таянырга тиешбез.

Су эчкәндә биш төрле кагыйдәне тотсак, шәт, иншаллаһ, уңышка ирешербез:

1. Суны акрын гына, ашыкмыйча эчәргә кирәк. Галидән (р.г.) тапшырылган бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткәне риваять ителә: «Суны авыз тутырып түгел, акрынлап эчегез».

2. Суны берьюлы түгел, ә ике, өч йотымда эчәргә киңәш ителә, ләкин шул ук вакытта су салынган савыт эченә, ягъни су өстенә суларга ярамый. Әбү Сәид (р.г.) тапшыра: Пәйгамбәр (с.г.в.): «Су салынган стаканыңны авызыңнан читкәрәк җибәр һәм аннан соң сула», – дип әйткән. Әбү Катадә тапшырган хәдистә китерелә: Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам: «Сезнең берәрегез су эчсә, суга өрмәсен», – дип әйткән.

3. Мөмкинлек булганча суны утырган хәлдә эчү хәерле, әгәр инде мондый мөмкинлек булмаса, баскан хәлдә дә ярый. Бер риваятьтә Галинең (р.г.) Куфада, мәчет ишеге янында баскан хәлендә су эчкәне әйтелә. Шул чагында ул: «Кемнәрдер басып су эчүне килешле гамәл дип санамый. Ләкин мин үзем Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бас-кан хәлендә су эчкәнен күрдем», – дип әйткән.

4. Су салынган савытны уң кул белән алу хәерле. Гомәр (р.г.) сөйләвенчә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәрегез ашаса яки эчсә, уң кулы белән ашасын һәм эчсен, чөнки сул кул белән шайтан ашап эчә», – дип әйткән (Мөслим).

5. Эчәр алдыннан: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», ә эчеп бетергәч: «Әлхәмдүлилләһ», дип әйтергә кирәк. Әбү Һөрайрадан(р.г.) риваять ителгән озын бер хәдиснең азагында болай дип әйтелгән: «Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам сөт салынган савытны кулына алып, «Бисмилләһ», дип әйтте һәм эчте, ә аннан соң Аллаһыны мактады» (Тирмизи).

Рамил Гыйльманов тупланмасыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су