Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Буыннар сызлавын да баса...

Иң файдалы җиләкне көн дә ашагыз

«Роспотребнадзор» белгечләре йөрәк һәм буыннар сәламәтлеге өчен кура җиләге ашарга киңәш итә.

Бакчага чыккан саен берничә кура җиләге өзеп кабарга тырышыгыз. Белгечләр дә бу файдалы җиләкне күбрәк ашарга киңәш итә. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт» экспертлары җәйге вакытта рационга кура җиләге кертергә тәкъдим итә.

Өлгергән кура җиләгендә бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар, җиләкләр органик кислоталарга, пектинга, В төркеме витаминнарына бик бай. Антиоксидант матдәләр ярдәмендә кура җиләге баш миенең эшен яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.

«Әгәр дә көн дә аз-азлап кына кура җиләге ашасаң, йөрәкнең сәламәтлеген сакларга була. Тикшеренүләр әлеге җиләкне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметә, тромбоцитлар туплануны булдырмый кала һәм кан басымын киметә дип раслады», — дип билгеләп үтә экспертлар.

Кура җиләге буыннарның ялкынсынуына каршы көрәшергә ярдәм итә, җиләкне даими рәвештә куллану артрит үсеше куркынычын киметә һәм авыртуны баса.

Чыганак

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш