Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Дөге таралып торсын өчен нишләргә?

Дөге пешергәндә төп кагыйдә — аны суы чистарганчы кат-кат юу.

Дөге таралып пешсен өчен аны дөрес итеп сайлый белергә кирәк. Һәр ризыкка ярманың аерым сортлары кулланылырга тиеш.

Түгәрәк дөге суны бик тиз йота һәм изелеп, ябышкак булып пешә. Ул аш, пудинг өчен яхшы. Дөге таралып пешсен дисәгез, озынча сортын сайларга кирәк. Ул гарнир өчен менә дигән.

Дөге пешергәндә төп кагыйдә — аны суы чистарганчы кат-кат юу. Болай ярмадагы артык крахмал, тузанны юып төшерәбез. Шуннан соң 20-30 минут салкын суда торса яхшы. Су йоткан дөге таралып пешә. Ике өлеш суга бер өлеш дөге салырга кирәк, дип яза «Саба таңнары».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөге