Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Инсультны гади кеше дә ачыклый ала

Шушы берничә киңәшне истә тотсак, күпме кешене гомерен саклап кала алыр идек...

Инсульт - бүген иң еш кабатланучы авырулар исемлегендә. Табиблар инсульт кичергән кешегә вакытында дөрес итеп ярдәм итсәң, аның сәламәтләнүенә ышаныч булуын билгели. Табиблар килеп җиткәнче, кешедә инсульт булуын ничек ачыкларга соң? Түбәндәге мәгълүматны истә калдырырга тырышыгыз.

1. Авыру кешегә елмаерга кушыгыз. Инсульт кичергән кеше бер як ирен чите белән генә елмаячак. Икенче ирен читен кузгата алмаячак.
2. Сөйләндереп карагыз. Ул сезнең арттан гади генә җөмләне ачык итеп кабатлый аламы? Мәслән: Кояш җылы нурларын сибә. Ул сүзләрне дөрес итеп кабатлый алмаса, бу - инсульт нәтиҗәсе.
3. Ике кулын да берьюлы күтәреп карасын.

Һәм тагын:
Авыруга телен чыгарырга кушыгыз. Теле дөрес түгел формада яисә борылган булса, бер яккы салынса - кеше инсульт кичергән.

Әгәр дә кешегә 3 сәгать эчендә медицина ярдәме күрсәтелсә, аны тулысынча савыктырып була, ди табиблар. Шуңа ниндидер сәер хәлгә тап булгансыз икән, югарыда әйтелгән шушы киңәшләрне искә төшерегез. Якыннарыбызга һәм үзебезгә битараф булмыйк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инсульт Сәламәтлек