Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Машина тәрәзәсе эчке яктан бозланса, нишләргә?

Кыш көне машинаның тәрәзәсе эчке яктан бозлана. Ни өчен шулай икән?

Автосервис хезмәткәре Иван МАКСИМОВ:

— Эчке яктан парланган йә бозга каткан тәрәзәләр кыш көне еш очрый. Машинага аяктагы карны какмый утырсаң, кар чистарткан щетканы салонга куйсаң, шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Суыкта машинадагы дым бозга әйләнә. Бу проблемадан котылу өчен, беренчедән, салонга кар кертмәскә тырышыгыз. Киемнәрегезне, аяк киемнәрен яхшылап кагып утырыгыз. Ковриклардагы суны түгәргә кирәк. Икенчедән, автомобильне даими җилләтегез. Тәрәзә катмасын өчен, машинаны сүндергәннән соң, салондагы һәм урамдагы температура якынча бертөрле булса яхшы. 

Салонның фильтрын тикшерү дә комачау итми. Ул тыгылганда, салонга һава белән бергә дым да керә башлый. Бу очракта фильтрны алыштыру дөрес булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш