Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Прополислы май һәм иссоп үләненең файдасы

Оныклар да нык ярата аны, волшебный май, дип кенә йөртәләр

Ютәлгә каршы мин күп еллар прополислы май эретеп куям. Ак майга бераз гына прополисны ваклап салып эретәм. Прополис тулысынча эреп бетмәскә дә мөмкин, куркыныч түгел.
Суынгач, әзрәк кенә бал өстәп, барысын бергә болгатып куям. Граммлап санап эшләгәнем юк, бар да якынча гына. Ничек булса да, әйбәт ул. Ютәл башланса, бераз гына кабып куйсаң да, булыша. Бозылмый да. Мин аны холодильникта саклыйм. Тәмгә нык тәмле. Оныклар да нык ярата аны, волшебный май, дип кенә йөртәләр. (Бал корты продукларына аллергия булуса, сак булыгыз)

Иссоп
Газета укучыларына иссоп дигән үләннең файдасы турында әйтәсем килә. Коронавирус белән авырый башлауга, мин шуны эчтем. Аптекада да бар ул, бакчага чәчеп үстерсәң дә була. Үпкәләргә, тын юлларына әйбәт.
Хәтта туберкулездан да файдалы диләр аны. Шулай ук тән тиресе авыруларыннан, псориаздан күп кеше шуның төнәтмәләреннән файда күрә. Иссопны мин былтыр бакчада үстердем. Орлыкларын күршеләргә дә бирдем. Әйбәт тишелә ул, күпъеллык үлән.
Чәчкә аткач җыярга кирәк. Чәчәкләре кызыл да, зәңнәр дә булырга мөмкин. Яфраклары белән бергә җыеп, кофемолкада вакладым да, бал белән болгатып эчтем.

Рүзилә, Илеш районы.

Чыганак: Ясминә

Фото Г.Шакирҗанованыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев