Тиешле шартлар тудырылмаганда, редисның үсү чоры озыная. Мондый редис әче була.
Редис нигә ярыла? Моңа суны үз вакытында сипмәү, ягъни соң кинәт күп итеп су сибү сәбәпче.
Нигә каты җепселле була? Редис — тиз үсә торган культура. Сусыл, баллы булсын өчен, түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:
Салкын температура һәм даими су сибү. Шулай эшләмәгәндә редис ката һәм җепселләнә.
Редис нигә чәчәк ата? Редис — кыска көн үсемлеге. Көн озынаю, көннәр эсселәнү аны чәчәк аттыра, ул орлык өлгертергә тырыша.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев