Сарымсакны кыш буе саклауның 10 ышанычлы ысулы
Файдалы киңәш

Сарымсакны кыш буе саклауның 10 ышанычлы ысулы

Сарымсакны сабагы белән җыеп алсагыз, аны үреп куегыз

Сарымсакны кыш буе саклауның 10 ышанычлы ысулы

1. Үреп саклау: сарымсакны сабагы белән җыеп алсагыз, аны үреп куегыз. Коры, караңгы һәм яхшы җилләтелә торган урында саклагыз. Бу — иң ышанычлы һәм борынгы ысулларның берсе.

2. Сеткада яки капрон оекта саклагыз: болай саклаганда, сарымсак яхшы җилли һәм череми. Сетканы яки оекны келәткә, базга яисә чоланга элеп куегыз.

3. Агач тартмаларда саклагыз: сарымсакны бер-ике кат итеп тезегез. Катлар арасына коры пычкы чүбе яки салам салып була.

4. Пыяла банкаларда саклагыз: яхшылап киптерелгән сарымсакны коры банкаларга тутырыгыз. Капкач белән томаламагыз, өстен марля белән генә капларга яки ачык калдырырга мөмкин.

5. Тоз белән саклагыз: савыт төбенә эре тоз салыгыз, өстенә сарымсак тезегез, аннары кабат тоз салыгыз.  Тоз артык дымны сеңдерә һәм күгәрүдән саклый.

6. Онда яки ярмада саклагыз: һәр баш сарымсакны он белән күмеп саклагыз.Савытны ябып, салкынча урында тотыгыз.

7. Суган кабыгы белән аралаштырып саклагыз: сарымсакны коры суган кабыгы белән аралаштырып саклагыз.  Ул дым үзгәрешләреннән саклый һәм саклану вакытын озайта.

8. Үсемлек маенда саклагыз: сарымсакны чистартып, банкага салыгыз һәм тулысынча үсемлек мае белән каплагыз. Сарымсак үзенең хуш исен саклый, ә май ризыклар өчен тәмле өстәмәгә әверелә.

9. Туңдырып саклагыз: чистартылган тешләрне бөтен килеш тә, ваклап турап та туңдырырга мөмкин. Пешергәндә куллану өчен бик уңайлы.

10. Киптереп саклагыз:  сарымсакны юка телемнәргә кисеп, киптергечтә яки духовкада 50–60 °C температурада киптерегез. Герметик савытта саклагыз, кирәк булса порошок итеп тартыгыз.

Файдалы киңәшләр

  • Сакларга куйганчы, сарымсакны 10–14 көн яхшылап киптерегез.
  • Саклар алдыннан юмагыз.
  • Иң кулай саклау температурасы — 0...+4 °C яки +16...+20 °C, һава дымлылыгы 50–70 % булырга тиеш.
  • Вакыт-вакыт карап торыгыз һәм бозыла башлаган башларны шунда ук алып куегыз.

чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сарымсак

Нет комментариев