Әлеге киңәш сарымсак язга кадәр кибеп бетә дип зарланучылар өчен файдалы.
Гөлнара Галимуллина сарымсакны туңдырып куя икән.
— Сарымсакны чистартып, иттарткычтан чыгарам һәм формага тутырып, туңдыргычка куям. Бер тапкыр кушарлык кына аз-азлап туңдырганда уңайлы. Ризык әзерләгәндә каткан килеш кенә салам. Туңган сарымсакның төсе үзгәрә, ә тәмендә бернинди аерма сизелми.
Нет комментариев