Үсентеләрне күчереп утыртканчы ашларга кирәкми, чөнки туфракның ашы аларга җитә. Күчереп утырткач,10-12 көннән ашлама сибәргә кирәк була
Ашламаларны иртәнге якта, дымлы җиргә сибү дөресрәк була. 2 атна саен кабатларга кирәк. Мин "Здравень", "Биогумус" (сыегы) кебек әзер ашламалар, йод, перекись водорода кулланам. Әзер ашламаларны ничек сибү тәртибе савытында язылган була.
Йодны 3 л суга 1-2 тамчы кушып, перекись водороданы 1 л суга 2 аш кашыгы салып сибәсе. Перекисьне үсенте үсә алмый тилмереп, туфрагы катып утырганда, кечерәк вакытта сибәргә кирәк. Шулай эшләгәндә үсентеләр хәлләнеп китәчәк.
Киңәшләрем вакытлы, кирәкле булыр дип уйлыйм.
Автор: Рәмзия Әхмәдуллина
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев