Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Сөтне дөрес кулланасызмы?

Сөт – файдалы эчемлек. Ләкин аны дөрес кулланырга кирәк

Кайбер ризыклар белән бутаганда ул файдасыз булырга яисә азык эшкәртү системасына зыян китерергә мөмкин.

Балыкны һәм диңгез продуктларын сөт ризыклары белән куллансагыз (мәсәлән, сөтле соус, каймак), ашказанында авырлык тойгысы кичерергә мөмкинсез. Чөнки ике төрле аксымны берьюлы куллангач, бик калорияле ризык килеп чыга. Мондый ашамлыкны аз гына ашарга мөмкин.

Күпләр җимешләрне сөт яисә йогурт кушып кулланырга ярата. Ләкин болай иткәндә ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш килә, үзәк көя.

Яшел чәйне дә сөтсез эчү хәерле, чөнки сөт аның файдасын киметә.

Чыганак

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш