Тузганакны ничек бетерергә?
Файдалы киңәш

Тузганакны ничек бетерергә?

Тузганак — тирән тамырлы күпьеллык үсемлек. Бер үсемлек сезонга 2-3 тапкыр орлык өлгертә, мамыклы парашютсыман орлыкларын 2-2,5 км га очырта ала.

Тузганакка каршы чәчәк атканчы көрәшү җиңелрәк. Аңа чәчәк атарга ирек бирмәгез, газонны ешрак чабарга кирәк. Газонга зыян салмый, бары тик чүп үләннәрен генә бетерә торган гербицидлар бар. Мондыйларга: “Хакер”, “Прополол”, “Деймос”, “Стоп сорняк” кебекләрне кертеп була. Һәркайсының дозасын сакларга кирәк. Химикатлар белән эшкәрткәннән соң, өч тапкыр чабылган газон үләнен компостка, мүлчәгә салмагыз, кош-кортка бирмәгез.



Тузганак — тирән тамырлы күпьеллык үсемлек. Бер үсемлек сезонга 2-3 тапкыр орлык өлгертә, мамыклы парашютсыман орлыкларын 2-2,5 км га очырта ала.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев