Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

“Вешенка гөмбәсе итне алыштыра ала”

Вешенка үстерергә җайлы гөмбә. Салам белән су җитә. Гөмбәнең спораларын, гадәттә, Ульян, Ижау, Тольяттидан кайтарталар.

“Кемдер терлек асрый, икенче берәү ипи пешереп кәсеп итә. Без гөмбә үстерәбез. Һәр гаиләнең табыш китерерлек, балаларына, оныкларына мирас итеп калдырырлык бизнесы булырга тиеш”, — дип саный Башкортстанның Иглин районы Кудеевский бистәсендә яшәүче Раиф абый Сәлимгәрәев. Ул 2013 елдан бирле вешенка гөмбәсе үстерү белән шөгыльләнә.
— Америка армиясендә дә солдатларга бу гөмбәне ашаталар икән, чөнки ул бик файдалы. Эчәклек эшчәнлеген яхшырта, кан басымын көйли. Кандагы холестерин һәм шикәр күләмен җайга сала. Организмны шлаклардан, төрле агулы токсиннардан чистарта. Вешенка гөмбәсе аксымга, аминокислоталарга бай. Итне дә алыштыра ала. Ул балаларга да рөхсәт ителгән. Пешермичә дә ашарга була. 15 минут табада кыздырасың да гөмбә әзер, — дип елмая Раиф абый.

Вешенка үстерергә дә җайлы гөмбә икән. Салам белән су җитә. Гөмбәнең спораларын, гадәттә, Ульян, Ижау, Тольяттидан кайтарталар.
— Вешенка авыруларга бик бирешми. Шулай да дошманы бар — триходерма, ягъни яшел күгәрек. Гөмбә зыян күрмәсен өчен, саламны дөрес әзерләү мөһим, — ди әңгәмәдәшем.
Чималны авылдагы фермерлардан алалар. Салам 70-75 % су үткәрерлек хәлгә килгәнче аны тетәләр, таптыйлар, инфекцияләр калмасын өчен, пар белән эшкәртәләр. Аннары гөмбә спораларын саламга кушып, махсус капчыкларга тутыралар.
Бу гөмбәләр капчык тышына ябышып үсә. Бер капчыкның авырлыгы — якынча 8-10 кг. Билгеле бер температура режимында гөмбәләр шытып чыга. Аннары аларны җилләтелә торган икенче бүлмәгә күчерәләр. Бер капчыктан 2-3 кг гөмбә җыярга була, ул берничә тапкыр уңыш бирә. 10 көн ял иткәннән соң, тагын үсә.
— Гөмбәнең килосы — 200 сум. Сораучы күп. Җирле кибетләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әле вешенкадан бер төрле ризык уйлап таптык. Аны халык яратып алыр дип уйлыйбыз. Нәрсә икәнен әлегә әйтмим, — дип серләрен чишәргә ашыкмады Раиф абый.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы улы Артур исемендә. Бу эштә хатыны Эльвира да теләп ярдәм итә. Эшне башлап җибәргәндә кечкенә бер иске бинаны алып төзекләндергән булсалар, хәзер инвесторлар ярдәме белән зур цех ачарга җыеналар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.



ВЕШЕНКАДАН САЛАТ
Пешкән тавык итен саламлап турарга. Вешенка гөмбәсе, тоз, борыч өстәп, суган белән табада кыздырырга. Туралган яшел кыяр, пешкән йомырка өстәргә. Майонез салып болгатырга. Салатны вакланган әстерхан чикләвеге белән бизәргә була.

Чыганак: Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев