Дуслар, бу витаминнар чыганагы турында ишеткәнегез бардыр. Шулай да аны ничек эшләргә икәнлеге еш кына сораулар тудыра. Үзбәкстаннан кайткан бер әбидән аның рецептын алдык. Сезгә дә тәкъдим итәбез.
Кирәк була:
күрәгә - 0,5 кг;
йөзем - 0,5 кг;
кара җимеш - 0,5 кг;
инжир (булмаса да ярый) - 0,5 кг;
әстерхан чикләвеге (грецкий орех) - 0,5 кг;
1 лимон;
бал - 0,5 кг.
Барысын да яхшылап юабыз! Иттарткычтан чыгарып, шуларга бал кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып куябыз да суыткычта саклыйбыз.
Көн саен иртән ашаганчы ярты сәгать кала 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 стакан җылы су белән эчегез. Бер ай эчәргә кирәк.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: Кызыл Таң
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев