Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Хәлсезлектән алоэ коткара — төнәтмә ясау рецепты

Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куярга кирәк.

Хәлсезлектән алоэ гөле ярдәмгә киләчәк.

Моның өчен ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3–4 лимон согы кушып болгатырга да шуны көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы эчәргә кирәк.

Туберкулез вакытында 100әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгатып, шуны көненә 3 тапкыр 1әр стакан кайнар сөткә 1әр аш кашыгы салып эчәргә кирәк.

Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызсаң да нәтиҗәсе озак көттермәс.

Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр.

Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куярга кирәк, дип яза Ватаным Татарстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алоэ