Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Җыерчыктан банан коткара

Түбәндәге бер кочак рецептны саклап куярга киңәш итәбез.

Беренче рецепт:
Бер бананны изеп, аңа бер аш кашыгы сыек бал, ике аш кашыгы майлы каймак (майлы битләр өчен катнашмага ярты чәй кашыгы яңа сыгылган лимон согы кушарга кирәк) салабыз. Биткә сылап, егерме минуттан җылы су белән юып төшерәбез.

Икенче рецепт:
Ярты баннаны изеп, аңа бер күкәй сарысы, бер чәй кашыгы зәйтүн яки чикләвек мае салабыз. Юка гына итеп биткә сылыйбыз да, 25 минуттан юабыз.

Өченче рецепт:
Ярты бананны изеп, аңа бер кисәк әфлисун йомшагын салабыз. Битлекне биткә һәм муенга сылыйбыз. Ярты сәгатьтән юабыз әлеге битлекне атнага бер генә тапкыр кулланырга ярый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банан