Фаҗига Башкортстанның Мәләвез районында булган.
Башкортстанның Дарьино авылында Үзәк урамда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек яшүсмер питбайк белән юл кырыеннан барган өч җәяүлене бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Мотоцикл йөртүчесен, шулай ук зыян күргән ике җәяүлене, шул исәптән дүрт айлык баланы, төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147388/
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев