Конкурста барлыгы 8 гүзәл зат катнашты.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 14 июль көнне «Автоледи-2023» район конкурсы үткәрелде.
Конкурс ике өлештән торды: беренче өлештә гүзәл затларыбызның юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелде, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сыналды.
Конкурста барлыгы 8 гүзәл зат катнашты. Ике конкурс нәтиҗәләре буенча Шаһидова Зөһрә җиңүче булды, икенче урында Закирҗанова Ландыш, өченче урында Бариева Альбина.
Район конкурсында җиңгән Шаһидова Зөһрә 3 августта булачак республика ярышында район данын яклаячак.
Лилия Хадиева
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе
Нет комментариев