Балтач инспекторлары сак булырга дәшә
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач инспекторлары сак булырга дәшә

Балтачта җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, "Җәяүле" акциясе үткәрелде.

Балтач бистәсенең Ленин урамында ЮХИДИ бүлеге  хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге тарафыннан "Җәяүле" акциясе үткәрелде.

Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларны һәм җәяүлеләрне сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Киемдә һәрвакытта яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген искәрттеләр һәм һәркемгә яктылык кайтаргыч жилетлар бүләк иттеләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Җәяүле акциясе

Нет комментариев