Балтачта картинг ярышы булачак
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта картинг ярышы булачак

Ярышлар дүрт төрле машиналарда 8 категориядә үткәреләчәк.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге, “Кызыл юл” авыл хужалыгы кооперативы  һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 23 февраль көнне сәгать 10да Сөт-май комбинаты янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар hәм 8 март халыкара хатын кызлар бәйрәменә  багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.

Ярышлар 4 төрле машиналарда 8 категориядә үткәреләчәк: “Стриж”, “Хонда-200” - 8-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар, “Хонда-270”- 12-17 яшьлекләр, “125”- 13-17 яшьлекләр. Ярышларда күрше районнардан да катнашучылар көтелә. 

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге


картинг

Нет комментариев