Юл хәрәкәте иминлеге

Казахстанда автобуска ут кабып, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше котылган

Тагын 57 кеше зыян күргән, 5 кеше котыла алган, дип хәбәр ителә.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дип "Казинформ" хәбәр итә.

"Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә.

Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана. 


дтп

Нет комментариев