Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән
Юл хәрәкәте иминлеге

Казан-Яшел Үзән трассасында алты машина бәрелешкән

Авария буран һәм юлда күз күреме начар булу аркасында килеп чыккан.

(Казан, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан- Яшел Үзән трассасында чираттагы күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә берьюлы алты машина бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте.

Кичә кич Ильин авылы борылышына җиткәнче алты автомобиль бәрелешкән. Күмәк юл-транспорт һәлакәте буран һәм юлларда күз күреме начар булганлыктан килеп чыккан.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария дтп

Нет комментариев