Кукмарада ике машина юл бүлешә алмаган
Юл хәрәкәте иминлеге

Кукмарада ике машина юл бүлешә алмаган

Кышның беренче кәнендә иртән Кукмарадан Нократ Аланына (Вятские Поляны) барышлый, юл һәлакәте була.

Кәчимир авылы янында «автоледи» идарә иткән «Тойота» машинасы алда барган машинаны узарга чыга. Әмма узышканда машиналар арасындагы ара калдырмый, яны белән уза торган «Равон» машинасына бәрелә. Бу машинада да руль артында хатын-кыз була һәм машина күтәртелгән юлдан төшеп китә.

Нәтиҗәдә, ул тән җэрәхәтләре ала һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә озатыла. Машиналарныӊ да зыян күрүен искә алсак,  юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче «автоледи»ларныӊ күӊелләрендә бу күӊелсез хәл әле озак сакланыр.

Бу турыда Кукмараныӊ «Хезмәт даны» газетасыныӊ сайты хәбәр итә.  

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


дтп

Нет комментариев