Һәлакәттән беребез дә сакланмаган... юл чистартучы “КамАЗ” да
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттән беребез дә сакланмаган... юл чистартучы “КамАЗ” да

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Таузардан Түбән Кенәгә таба борылгач юл чистартучы “КамАЗ” ауган иде.

Карларны очыртып кына йөртүче әлеге зур техника да кайчак карның корбаны була ала икән...

Карлар күп явып, юлларны кар көртләре каплаганчы, райондашлар эшләренә барганчы юлларны чип-чиста итүче әлеге игелекле шоферлар да юл һәлакәтләреннән сакланмаган шул. Алай да шоферга да, техникага да артык зыян килмәгәндер дип ышанып калабыз. Ничек кенә булмасын соңгы көннәрдә булган мондый юл-транспорт һәлакәтләре һәрберебезгә юлларда саграк булырга киңәш итә кебек.

 

Фотолар социаль челтәрдән алынды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев