«Рено» машинасы юл читенә төшеп киткән
Юл хәрәкәте иминлеге

«Рено» машинасы юл читенә төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесе зыян күрә.

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

10 апрель көнне 14.50 сәгатьтә Өлге-Иске Юмья машина юлының 12нче чакрымында авария була. «Рено» машинасының йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесе зыян күрә. Аны ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк район дәваханәсенә алып китәләр.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Хезмәт даны

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев