Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Әлмәт районында булган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Рено» автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.45 сәгатьтә Зәй – Бохарай – Урсай – Әлмәт автомобиль юлының 27нче чакрымында «Рено» автомобилен идарә итүче 32 яшьлек ир-ат трассадан юл читенә очкан», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, автомобиль ике ут баганасы арасында кысылып калган.

Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган 56 һәм 54 яшьлек ике пассажирны хастаханәгә озатканнар.

 

Фото: соцсети

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев