Татарстанда ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтендә 227 бала зыян күргән
Татарстанда балалар катнашындагы 206 юл-транспорт һәлакәтендә алты балигъ булмаган бала һәлак булган
2026 елның беренче алты аенда Татарстанда балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә алты балигъ булмаган бала һәлак булган, тагын 227се җәрәхәтләр алган.
Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сынулар, имгәнүләр, ә аерым очракларда — тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта төбәктә балигъ булмаганнар катнашында резонанслы аварияләр булган.
Зыян күрүчеләрнең 189ы хастаханәгә озатылган, тагын 89ы амбулатор медицина ярдәме алган.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев