Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән

Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе җәрәхәтләнгән.

Бүген көндез Чаллы янындагы М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча белешмә буенча, Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Авария вакытында җиңел автомобильдә өч бала була. Һәлакәттә 11 яшьлек бала шунда ук үлә. Тагын икесе – 14 һәм өч яшь ярымлык балалар төрле имгәнүләр алган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Тулырак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев