Юл кагыйдәләре буенча белемнәрен күтәрделәр. Кемнәр? (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл кагыйдәләре буенча белемнәрен күтәрделәр. Кемнәр? (+фото)

Әлеге чара кысаларында беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр.

Карадуган гимназиясендә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре турында мавыктыргыч һәм файдалы чара үткәрелде. Катнашучылар велосипедта йөрү күнекмәләрен, юл билгеләрен белүләрен күрсәттеләр. Әлеге чара кысаларында беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр. Конкурста катнашучыларга һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Җәяүле акциясе

Нет комментариев