Балтачта  15 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә
Кеше һәм закон

Балтачта 15 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Янгынга каршы махсус режим чорында бары тик бенгаль утларын яндыруга гына чикләүләр юк.

Елның-елында Яңа ел бәйрәме чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, республикада 15 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә, шул исәптән Балтач районында да . Ул 2017 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигенә 500 метрга якынрак булган урыннарда, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, автомобиль юлларыннан 50 метр ераклыкта пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела.
Әлеге кагыйдәләрне бозу очракларының шаһиты булганда, кичекмәстән, "112", "01", "02" номерларына шалтыратыгыз.
Фото: uznt42

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев