Балтачлылар ТР Дәүләт Советы депутатыннан нинди ярдәм сораган?
Кеше һәм закон

Балтачлылар ТР Дәүләт Советы депутатыннан нинди ярдәм сораган?

Бүген, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, районыбызга эшлекле сәфәре барышында, гражданнар кабул итүне оештырды.

Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Олегович Егоров депутатка Дорга авылы мәдәният йортын Республикакүләм капиталь ремонт программасына кертүдә ярдәм итү һәм Улисьял авылындагы юлны ремонтлау турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Камил Әсгать улы халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле консультацияләр үткәрде, тиешле аңлатмалар бирде, гражданнарны кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны шәхси контрольгә алды.

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кабул итү

Нет комментариев