Федераль суд приставлары хезмәте гражданнарны кабул итәчәк
Кеше һәм закон

Федераль суд приставлары хезмәте гражданнарны кабул итәчәк

Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны видеоконференцэлемтә режимында бирергә мөмкин булачак.

2 апрельдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны беренче республикакүләм кабул итү булачак.

Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны видеоконференцэлемтә режимында бирергә мөмкин булачак.

Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефон номеры буенча 30 мартка кадәр язылырга мөмкин.

Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Фото: скриншот fssp.gov.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


суд приставлары

Нет комментариев