Иртәме, соӊмы  пенсиягә чыгу яшен озынайтырга мәҗбүр булачакбыз
Кеше һәм закон

Иртәме, соӊмы пенсиягә чыгу яшен озынайтырга мәҗбүр булачакбыз

Премьер-министр Дмитрий Медведев "Российская газета"сына биргән интервьюында: «Иртәме, соӊмы пенсиягә чыгу яшен озынайтырга мәҗбүр булачакбыз», дип белдерде.

Шул ук вакытта премьер бу мәсьәләдә ашыгу, барысын да алдан хәл итү тискәре йогынты ясаячак, бу очракта кешеләрне мораль яктан да әзерләү кирәк булачак дигән фикерне белдерде. Бу юнәлештә дәүләт хезмәтендә булучыларныӊ пенсиягә чыгу яшен арттыру нәкъ шуны күздә тота икәненә игътибарны юнәлтте.

Ничек кенә булмасын, бу мәсьәлә пенсиягә чыгучыларны бик борчый һәм бар яктан да уйланылган карар кабул итү халык белән киӊәшләшеп эшләнергә тиештер.
Фото: http://polit.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев