Кайбер балтачлыларга 30 меӊ сум акча түгел
Кеше һәм закон

Кайбер балтачлыларга 30 меӊ сум акча түгел

Районда «салган килеш» руль артына утыручылар кимеми икән әле.

Балтач район эчке эшләр бүлегенннән алынган рәсми хәбәрләргә караганда, районыбызда исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыручылар хаман очрап тора икән әле. 20 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр булган вакыт арасында шундый ике шофер тоткарланган.
Барлыгы төрле юл кагыйдәләрен бозу белән бәйле 90 очрак теркәлгән. Вакытында штрафларын түләмәгән өчен 7 кешегә чара күрелгән, шуларныӊ 2се яӊа төзелеп ачылган вакытлыча тоткарлану бүлеге белән таныша башлаганнар (вакытлыча тоткарландылар), берсенә мәҗбүри эш бирелде, 2-се өстәмә штрафка тартылды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев