Cоставында спирт булган лосьоннар сату факты теркәлгән
Кеше һәм закон

Cоставында спирт булган лосьоннар сату факты теркәлгән

Казанның кечкенә базарларында урнашкан сәүдә павильоннарына беркетелгән сәүдә автоматларында составында спирт булган лосьоннар (составында күп күләмдә этил спирты булган косметика лосьоны, настойка) сату буенча ике факт ачыкланган.

Билгеле бер категория гражданнар әлеге лосьоннарны очсыз һәм составында спирт күп булу сәбәпле, суррогат алкоголь сыйфатында куллана. Мондый препаратларга юлыккан чагында сезне, кичекмәстән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки "Халык контроле" сайтына хәбәр итүегезне сорыйбыз, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе.
Мондый очрак элегрәк Саратов өлкәсендә ачыкланган иде.
Фото: 1tv

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев