Балтачта яшәүче Н.ның детектив уйныйсы килеп киткәнме, 15 июль көнне иртә таңнан тоткан да 112 номерына "өемнән телевизор югалды" дип хәбәр иткән.
Урынга барып тикшергәннән соң, телевизорның урланмавы, үз урынында булуы ачыклана. Ә хәбәр итүче хәйран гына исерек була. Ялган хәбэр житкереп, полиция чакырганы өчен ул административ жаваплылыкка тартылган. Әнә шулай, уеннан уймак килеп чыгарга мөмкин, чөнки ялган мәгълүмат өчен дә җаваплылык каралган.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев