Луиза урлаган миллионнарны ире комарлы уенда оттырган, имеш...
Кеше һәм закон

Луиза урлаган миллионнарны ире комарлы уенда оттырган, имеш...

Хәзер ул аларны халыктан җыеп бирергә исәп тота.

"Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, Марат Хәйруллин хатыны урлаган 20 миллионнан да артык акчаны уенда оттырган.

Әмма ул хатынының төрмәдә утыруын теләми. Шуңа күрә халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәкче. Моның өчен ул Мәскәүгә, үзәк телевидениедәге тапшыруга бармакчы.

Аның сүзләренә караганда, Луиза әлеге вакытта тикшерү изоляторында камерада ялгыз утыра, дип яза Кызыл таң.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


җинаять

Нет комментариев