«Мәрхүмнең соңгы пенсиясе биреләме?»
Кеше һәм закон

«Мәрхүмнең соңгы пенсиясе биреләме?»

Әлеге сорауга РФ Социаль фондының Татарстан бүлекчәсенең Балтач районнындагы клиентлар белән эшләү бүлеге белгечләре җавап бирде

— Якын туганыбыз май башларында вафат булды. Аның әлеге ай өчен пенсиясе тормыш иптәшенә килә торган буламы?

РФ Социаль фондының Татарстан бүлекчәсенең Балтач районнындагы клиентлар белән эшләү бүлегендә менә нәрсә дип җавап бирделәр:

— Пенсионер соңгы пенсиясен алып өлгермәгән булса, бу акчаны аның белән бергә яшәгән якын туганы (әти-әнисе, тормыш иптәше, баласы һәм оныгы) алырга хокуклы. Моның өчен ул күпфункцияле үзәкнең Балтач филиалына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга тиеш. Шулай ук паспорт, тормыш иптәшенең үлү турында таныклыгы, ир белән хатын булып яшәгәнлекне раслый торган никах таныклыгы кирәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев