Мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк
Бар кеше дә Законнарның барлык маддәләрен аңлап бетермәскә мөмкин, мондый очракта нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, турыдан туры безгә мөрәҗәгать итә ала
Тормыш бер урында гына тукталып тормый, җәмгыятьтәге үзгәрешләр дәүләт тарафыннан кабул ителгән кануннарда чагылыш таба, аларның яңалары кабул ителә, гамәлдә булганнарына үзгәрешләр керә.
Шундыйларның берсе — 229-ФЗ номерлы Федераль законга кергән үзгәрешләр турында Балтач суд приставларының район бүлеге җитәкчесе, подполковник Җиһаншин Илнур Филсур улы белән әңгәмә корып алдык.
— Илнур Филсурович, бу Законга нинди үзгәрешләр керде һәм аның кыскача кемнәргә кагылуы турында әйтеп китсәгез иде.
— Кыскача гына бу Законның ни турында икәнен әйтеп китик. 229-ФЗ номерлы Федераль Закон «Башкару производствосы турында» дип атала һәм ул турыдан-туры физик затлардан бурычларны эзләп алу белән бәйле. Аңа 2024 елың 1 декабреннән кертелгән үзгәрешләр Кораллы Көчләргә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, алар-ның гаилә әгъзаларының кредит йөкләмәләре буенча бирәчәкләренә кагыла.
— Бу Законга үзгәрешләр кайсы өлкәләргә кагыла һәм сүз нинди бурычлар турында бара, алар буенча нинди дә булса искәрмәләр яисә чикләүләр бармы?
— Исәптән чыгару исемлегенә (списание) 2024 елның 1 декабренә кадәр бурычларны түләтү турында суд акты үз көченә кергән яки инде башкару эше кузгатылган, срогы чыккан кредитлар буенча бурычлар эләгәчәк.
2024 елның 1 декаб-ренә кадәр СВОда катнашу өчен контракт имзалаучыларга һәм аларның (хатыннарына, ирләренә) гомуми суммасы 10 миллион сумнан артмаган кредит йөкләмәләре туктатачаклар. Бу контракт-ны төзү датасыннан булачак, аның минималь срогы бер ел тәшкил итә. Моннан тыш, 2024 елның 1 декабренә кадәр бер генә булса да вакыйга булырга тиеш:
— әлеге 229-ФЗ номерлы Федераль закон йөкләмәләр буенча бурычны түләтү турындагы суд акты үз көченә керсә;
— кредит оешмасына башкару турында документ бирелсә;
— мондый финанс компаниясе гаризасы буенча башкару эше ачылса.
— СВОда катнашучылар һәм аларның хатыннары-ирләре өчен бурычларны кичерү хокукыннан файдаланырга теләүчеләргә эш тәртибе нинди? Аларга нинди документлар тапшырырга кирәк?
— Хокукларны гамәлгә ашыру өчен бурычлы гражданинга Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең башкару эшен алып барыла торган структур бүлекчәсенә яки Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең территориаль органына, бу очракта безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән зат яисә күрсәтелгән затның хатыны (ире) суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документлар тапшырыла:
— башкару эшчәнлеген туктату турында гаризалар;
— 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка хәрби хезмәт узу турындагы контрактның күчермәләре яисә күрсәтелгән контракт-ны төзү турында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тиешле органыннан белешмәләр;
— паспорт күчермәсе.
Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затның хатынына (иренә) карата башкару эшен туктату турында карар кабул итү өчен өстәмә рәвештә аларның никахларын теркәү турында документны да алып килергә кирәк.
— Районда бу канун буенча мөрәҗәгать итүчеләр һәм бурычларын түләүдән азат ителүчеләр бармы?
— Бирәчәкләре мәҗбүри үтәлештә булган Балтач районында яшәүчеләрдән 4 гариза керде һәм эзләп алу турында 17 башкару эшен туктату турында карар кабул ителде, бу аларның 1 миллион 473 мең сумлык кредит түләүләре буенча бурычларын мөмкинлек бирде.
— Бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләр зонасында булган СВОда катнашучы бурычларны сызып ташлауга гаризаны ничек бирә, һәм бу очракта нинди ярдәм күрсәтелә?
— Мондый очрак булганда берничә төрле эшләргә мөмкинлек бар:
1) Татарстан Республикасы территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктларында контракт төзүче затларга бирәчәкләре булса, башкару эше буенча аларның хокуклары аңлатыла, шулай ук башкару эшләрен туктатып тору турында яисә туктату турында гариза калдырырга хокук-лы. Кабул ителгән гаризалар икенче көннән дә соңга калмыйча карала һәм башкару эшчәнлеге буенча кирәкле чаралар күрү өчен вазыйфаи затка җибәрелә.
2) тиешле гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының шәхси кабинеты аша, кирәкле документларның фото-күчермәләрен кушып җибәрергә мөмкин.
3) СВОда катнашучының якын туганнары, аның мәнфәгатьләрендә гариза язып, кулларында махсус ышанычнамәсе булмаса да, кирәкле документлар туплап, тору урыны буенча суд приставлары хезмәте бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
— Законда бурычларны исәптән чыгару турындагы гаризаларны карауның сроклары ничек билгеләнгән?
— Әгәр бирелгән документлар тулы булса, хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затның яисә шушы затның хатынының (иренең) башкару эшен туктату турындагы гаризалары бер тәүлек дәвамында кабул ителә һәм карала. Әгәр документлар җитәрлек булмаса, суд приставы-башкаручы аларны вәкаләтле органнардан соратып ала.
— Хәзерге вакытта СВОда катнашучылар белән нинди эш алып барыла?
— «Башкару производствосы турында» Федераль законның 40 маддәсе нигезләмәләре нигезендә, башкару производствосы бурычлының Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу вакытына, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узу турындагы контрактның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң 180 көнгә туктатыла. Күрсәтелгән чорда мәҗбүри үтәү чаралары кулланылмый.
Бар кеше дә Законнарның барлык маддәләрен аңлап бетермәскә мөмкин, мондый очракта нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, турыдан-туры 2-51-12 телефоннары аша безгә, шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы Балтач филиалына (тел.: 987 227 41 27) мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев