Тупас кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан Балтачта атна саен рейдлар оештырыла.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүченең руль артына утыруы тора. Шушы тупас кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан атна саен рейдлар оештырыла. Октябрь аенда оештырылган рейдлар нәтиҗәсендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән - 4, каршы як полосага чыккан - 2, иминлек каешын эләктермәгән - 30 һәм салынган штрафларын вакытында түләмәүче 17 шоферга административ беркетмә төзелде.
Фото: http://amilius.ru/wp-content/uploads/2015/04/%D0%BF%D1%80%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%BA%D0%BE%D0%BB-%D0%93%D0%98%D0%91%D0%94%D0%94.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев