ОСАГО полисының бланкасы яңара
Кеше һәм закон

ОСАГО полисының бланкасы яңара

Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге (РСА) ОСАГО полисларын яңа төрле бланкаларда бастыра башлады.

РСА президенты Игорь Юргенс сүзләренчә, 1 октябрьгә кадәр ОСАГО полисларының элекке бланкларда чыкканнары да, яңалары да гамәлдә булачак.

- Күчеш чоры барышында иминият компанияләре ОСАГО полисларын ике төрле бланкаларда да сатарга хокуклы. Алар килешүдә билгеләнгән датага кадәр гамәлдә, аларны алыштыру таләп ителми, - дип белдерде ул. Бу хакта «Ирек мәйданы» газетасы хәбәр итә.
Фото: 711.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев