Әстәгәфирулла: җиңел машина мәчет бинасына бәрелгән
Кеше һәм закон

Әстәгәфирулла: җиңел машина мәчет бинасына бәрелгән

Берничә көн элек төнге өченче яртыда Азнакайда җиңел машина мәчет бинасына бәрелгән, дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Якынча мәгълүматлар буенча, Volkswagen машинасының 33 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмаган һәм юлдан читкә очкан.

Агентлык мәгълүматларына караганда, автомобиль мәчет бинасына бәрелгән.

Авариядә имгәнгән йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан


авария дтп мәчет

Нет комментариев