Таләп бозучыга дүрт мең сумга кадәр штраф
Кеше һәм закон

Таләп бозучыга дүрт мең сумга кадәр штраф

Татарстанда, шул исәптән Балтачта да, 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Әлеге вакыт аралыгында пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр уздырыла, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны да чикләячәкләр.

Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип кисәтә белгечләр.

 

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын куркынычсызлыгы

Нет комментариев