Түбән Кама шәһәрендә РОВД бинасы янында ике кеше мәете
Кеше һәм закон

Түбән Кама шәһәрендә РОВД бинасы янында ике кеше мәете

Урында тикшерү-оператив төркеме эшли, гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Шәһәренеӊ эчке эшләр бүлеге бинасы янында билгесез җинаятьче полиция хезмәткәрен пычак белән кадап үтергән. Бу турыда социаль челтәрләрдә видео да урнаштырылды.

Шунда булган полицейский үз коллегасына һөҗүм итүчегә табель коралыннан ике тапкыр аткан. Җинаятьче шунда ук җан биргән.

Табиблар полиция хезмәткәренә ярдәм күрсәтергә тырышып караса да, ашыгыч ярдәм каретасында аның йөрәге тибүдән туктаган.

Видео: социаль челтәрдән

Фото: видеодан скриншот

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять

Нет комментариев