Мыскыллаучы хатынга биш мең сум штраф салынган.
Әти-әниләр чатындагы мыскыллау сүзләре өчен бер укучының әнисенә 5 000 сум штраф салганнар.
Тверь өлкәсендә Вышневолоцк районара прокуратурасы бер хатын-кызның мөрәҗәгатен тикшергән. Баксаң, балалары бер сыйныфта укыган әти-әниләрнең ватс апттагы чатында бер әни кеше икенчесенә карата мыскыллы, сүгенү сүзләре әйткән.
Районара прокуратура Россия Административ хокук бозулар кодексының «Интернет кулланып, мәгьлүмати-телекоммуникация челтәрләре ярдәмендә җәмәгать алдында мыскыллау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Мыскыллаучы хатынга биш мең сум штраф салынган.
Нет комментариев