Яшь ярымлык баланы урлаганнар! Белүчеләр юкмы?
Кеше һәм закон

Яшь ярымлык баланы урлаганнар! Белүчеләр юкмы?

Раджа исемле кеше Татарстанда, Казан янындагы бер авылда әбисендә яшәүче яшь ярымлык малайны - Мигель Вишняковны урлаган!

Әти кеше 2 июль көнне кич белән әнисе эштә чагында малайны урлый. Ул әбидән малай белән йөреп килергә рөхсәт сорый һәм аны машинасына утыртып, билгесез якка алып китә. Малайның туганнары хәзерге вакытта аларның Ульяновскида булу ихтималын әйтәләр.

Булган хәлне әни кешегә полицейскийлар хәбәр итә. Күргән кешеләр машинаның «ундүртле» булуын һәм якынча номерын әйтәләр (в447?м 16 регион).
Малай турында ни дә булса белүчеләрнең шушы телефон аша шалтыратуларын сорыйлар: 8927 - 488-78-26.
Чыганак: tatmedia.ru
Фото: https://mediazor.ru/24603-bezdomnaya_jenschina_ukrala_godovalogo_malchika_v_altayskom_krae.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев