1 майдан үзең асраган терлекне үз хуҗалыгыңда суярга ярамый дигән закон көченә кердеме-юкмы, инде иткә дип симерткән малларыбызны нишләтербез дип борчыла авыл халкы.
«Борчылырга сәбәп юк - дип белдерә район ветеренария станциясе җитәкчесе Алмаз Исрафилов. Әлегә яңа таләпләр (сатуга дигән терлекне ветринария табибы күзәтүендә махсус урында чалу) крестьян-фермер һәм күмәк хуҗалыклар өчен генә мәҗбүри. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлекне чалу һәм сатуга тапшыру тәртипләре элеккечә калды. Терлекне суйгач ветеринария станциясенә алып килеп, сату өчен кләймә суктырасың гына була».
Фото: http://mirvam.org/2011/11/09/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев