Хезмәт

11 ел элек чегәннәр алып киткән малайны Волгоградта табалар

Омск шәһәрендә 2007 елда бер бала юкка чыга. Әмма аныӊ югалуына әнисенеӊ бик исе китми, полиция органнарына да хәбәр салмый. Менә 11 елдан сон бу бала Волгоград шәһәрендә, чегән таборында табыла.

Бер нинди документсыз, белемсез егет русча бик авырдан сөйләшә, хәзерге вакытта ул табиблар күзәтүе астында.

Бу «Санта-барбара» 2005 елда башлана. Чегән ир-ат хатыныны өстенә бер кыз белән якыннан аралаша башлый, нәтиҗәдә кыз балага уза. Ир-атка аны өенә алып кайтудан башка чара калмый, берничә айдан икенче хатыны бала таба. Бәлки шулай яшәгән булырлар да иде, әмма 2007 елда чегән ир-ат мәрхүм булып китә. Баланыӊ әнисенә аерым тору урыны бирелә, әмма, нигәдер ул баланы үзе белән алмый, ул чегән гаиләсендә кала. 2010 елда табор Волгоград шәһәренә юл тота. Баланыӊ үз әнисенә бу турыда әйтелми, әйткәнчә, эзләү өчен ул үзе дә бик атлыгып тормый.

- «Бу егеттә чегән каны, без бу баланы урламадык, аны әнисе белеп безгә калдырды», - ди әнисе дип таныштырган хатын. Үз әнисенә ул кирәк түгел иде, дип белдерә ул.

Чегән гаиләсендә тәрбияләнгән егетне мәктәпкә бирмәсәләр дә, гитара өйрәнү түгәрәгенә йөртә башлыйлар. Шунда ул бер егет белән дуслаша, аныӊ аша чегән таборында торасы килмәвен җиткерә. Дус егетенеӊ әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә һәм алар егетне табордан алалар.

Бу маҗараныӊ ахыры нәрсә белән бетәр, әйтергә кыен. Үз әнисе «баланы чегәннәр урлап китте», дип сөйләсә дә, чегән хатыны исә, «чын әнисе аны караудан баш тартты, үзе безгә калдырып китте», дип кабатлый.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: