Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

25 яше тулмаганнарга кредит бирмәячәкләр

Чөнки алар аны гаджет, чит ил автомобиле, ял итү кебек кирәкмәгән нәрсәләргә тотынып бетерә.

25 яшьтән яшьрәк русиялеләргә кредитларны укуга һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк.
Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Депутат фикеренчә, яшь русиялеләр кредитларны иң кирәкле булмаган максатларга — чит илдә ял итү, модалы гаджетлар, кыйммәт автомобильләр сатып алу өчен файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми.
35 яшькә кадәр русиялеләрнең яртысының банкларда кредитлары бар, дип билгеләп үтте Петров. «Бу өлкәдә килеп туган вәзгыять никах, бала табу һәм безнең киләчәккә инвестицияләр институтын үстерүгә ярдәм итү өлешендә дәүләт мәнфәгатьләренә тискәре йогынты ясый», — диелә депутатның Медведевка мөрәҗәгате текстында.
Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финан сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш, дип уйлый депутат.

http://arskmedia.ru/2019/08/08/25-yashe-tulmagannarga.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев