Аз керемле гаиләләр быел яңа түләүләр алачак

Шул максаттан чыгып, социаль яклау органнары һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу, гаилә әгъзаларын дәвалау, кече эшкуарлык, яки ярдәмче хуҗалыкны үстерүдә ярдәм итү, авыр тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итүче планнарны гамәлгә ашырырга әзерләнә.
7 миллиард сум акчаны дәүләт быел аз керемле гаиләләргә һәм социаль контракт төзелгән гражданнарга ярдәм итүне финанслау өчен бүлеп бирәчәк. Түләүләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бүлеп бирелгән акчаларны программада катнашучы 21 төбәк алачак. Алар арасында: Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Коми, Мари Иле, Тыва, Алтай, Удмуртия, Чувашстан, Кабарда-Балкар республикалары. Өлкәләр исемлегенә Вологда, Саратов, Түбән Новгород, Томск, Ивановск, Курган, Белгород, Липецк, шулай ук Алтай, Пермь һәм Приморье крайлары керә. Нәкъ менә шушы төбәкләр яшәү минимумының түбән күрсәткечләренә ия һәм мондый ярдәмгә мохтаҗ дип танылган.
Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аңлатуынча, социаль контрактның төп шарты – бүлеп бирелгән акчаның көндәлек тормышта түгел, ә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгуга тотынылуы мотлак. Чөнки программа кешеләргә кризислы вәзгыятьтән чыгу һәм үз-үзләрен тәэмин итүгә күчү өчен юнәлтелгән.
Шул максаттан чыгып, социаль яклау органнары һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу, гаилә әгъзаларын дәвалау, кече эшкуарлык, яки ярдәмче хуҗалыкны үстерүдә ярдәм итү, авыр тормыш хәлен җиңәргә ярдәм итүче планнарны гамәлгә ашырырга әзерләнә, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Денис Таваев
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 16:11Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Балтачта узган тәүлектә тагын бер кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе табылган6101
-
18 гыйнвар 2021 - 14:462020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән Узган елда аерлышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18 процентка кимрәк.4501
-
18 гыйнвар 2021 - 14:18Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясатырга була ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививка ясатыррга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде5501
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18700
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар97100
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.93202
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)85303
-
17 гыйнвар 2021 - 08:11Сихер бармы-юкмы, аннан ничек сакланырга? Икенде һәм иртәнге намазлардан соң өчәр тапкыр “Бисмилләәһил ләзии ләә йәдурру мәгәсмиһи шәйъүң фиил-әрдый үә ләә фииссәмәәәәии үә һүүә-ссәмигул-гәлиим” дип әйтергә кирәк. Шушы догалардан соң, елан чакса да, зыян булмый.40202
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика